Милли проектлар
19 сентябрь 2022, 06:49

Җылы мохит тудырды

Паркта фестиваль узды.

Җылы мохит тудырдыҖылы мохит тудырды
Җылы мохит тудырды

Паркта фестиваль узды.

 

Кичә  Уфаның Иван Якутов  исемендәге  ял паркында Русия халыкларының мәдәни мирасы елы уңаеннан «Азия моңнары һәм ритмнары» фестивале үтте.

2022 елда фестиваль алтынчы тапкыр уздырылды һәм республиканың һәм чит ил вәкилләренең яңа коллективлары белән таныштырды. Бу чара “Мәдәният” милли проекты кысаларында уздырылучы уңышлы һәм иң ямьле күренешләрнең берсе.

Фестивальдә таҗик, казах, кыргыз, үзбәк, төрекмән милли мәдәнияте үрнәкләре балкыды.

 Бәйрәмдә республиканың  милли-мәдәни иҗтимагый оешмалары, сәнгать һәм мәдәният тармагы вәкилләре, үзешчән коллективлар, югары һәм урта белем бирү уку йортлары студентлары катнашты.

 «Милли кием, җыр-моң, өлкәннәр һәм яшьләр (БДМу студентлары һиндлылар да килгән иде),  җылы көн — күңелле, ямьле, тыныч бәйрәм мохитен тудырды», — дип язды социаль челтәрләрдә Башкортстан Республикасы халыклары Ассамблеясе рәисе Зөһрә Рахматуллина.

 

 

 

Җылы мохит тудырды
Җылы мохит тудырды
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас