

Тагын 15 ихата төзекләндерелгән.
«Башкорт ихаталары» проекты буенча Уфаның барлык 7 районында 15 мәйдан эшләнгән. «Дортрансстрой» башкаланың йорт алларын төзекләндерү буенча эшен дәвам итә.
Компаниядә белдерүләренчә, аларда асфальт түшәлгән, бордюрлар алыштырылган, тротуарлар яңартылган һәм өстәмә парковка урыннары ясалган.
Моннан тыш, газоннар чәчелгән, йомшак катламлы балалар һәм спорт мәйданчыклары ясалган, йорт аллары яктыртылган, күзәтүче камералар һәм чүп контейнерлары куелган.
Барлыгы 80 мең квадрат метр юл мәйданы һәм 26 мең квадрат метр тротуар эшләнгән. 300 яктырткыч багана, 94 камера, 69 чүп контейнеры куелган.
Карл Маркс урамы 9/1 санлы йорт һәм Пушкин урамы 82 санлы йорт адресы буенча эшләр рекордлы вакыт эчендә эшләнеп, 7 июльдә тапшырылган.
«Башкорт ихаталары» проекты кысаларында беренчегә арт-объектлар: граффити, вак архитектур формалар барлыкка килгән. Алар Уфа районы хакимиятләре көче белән эшләнгән. “Торак һәм уңайлы шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышыбыз яхшыра, кадерен белеп кенә яшик. Бу күркәмлек һәр ихатага барып җитсен. Шәһәр халкы үзе дә бу эштә теләп һәм бик актив катнаша.
Фото: ufa.bezformata.com