

Посылка капларын кая куярга белми илегезме?
Русия почтасының Уфа бүлекчәләренә посылка капларын кабат эшкәртергә тапшыру мөмкин булачак.
Русия почтасы #БумБатл акциясенә кушылган. Аны «Милли алгарышлар» АНО компаниясе уздыра. Посылка капларын 2022 елның 1 ноябренә кадәр тапшырып булачак.
Проектта Русиянең 34 төбәгенең 254 почта бүлекчәсе , шул исәптән 26 Башкортстан бүлекчәсе катнаша.
Акция «Экология» гомумдәүләт проекты кысаларында үтә.
Уфада түбәндәге адреслар буенча:
- Ленин урамы, 28 (Уфа почтамты каршындагы бүлекчә);
-Ульяновых урамы, 36 санлы йорт адресы буенчапосылка капларын яки башка картонны шунда ук калдырып яки оепраторга чиратсыз тапшырып булачак.
Почта #БумБатлда икенчегә катнаша. Былтыр бу акцияне хезмәткәрләр арасында гына уздырганнар. Хезмәткәрләр моны хуплаган һәм бу акцияне башка бүлекчәләргә дә җиткерергә булганнар. Әгәр клиентлар күтәреп алса, аны даими уздырмакчылар.
2021 елда русия почтасы#БумБатл корпоратив өлешендә җиңүче булган.
Фото: svetvest.ru
газета Метро