Милли проектлар
19 сентябрь 2022, 06:25

Концерт якташларны җыйды

Күпмилләтле республиканың якты үрнәкләре белән таныштырды.

Концерт якташларны җыйдыКонцерт якташларны җыйды
Концерт якташларны җыйды

Күпмилләтле республиканың якты үрнәкләре белән таныштырды.

 

Башкортстан Республикасының Халык уен кораллары милли оркестры (җитәкчесе һәм баш дирижер – Башкортстанның атказанган артисты Линар Дәүләтбаев) 2022 елның иң мөһим мәдәни чараларының берсе булгане  Милли оркестрлар фестивалендә катнашты.  

Бу мәдәни форум беренче тапкыр үткәрелә һәм Русия Халыкларының мәдәни мирасы елының төп вакыйгаларының берсе булачак. Кремль сәхнәсендә Русиянең 15 төбәгеннән әйдәп баручы милли музыкаль төркем, меңнән артык артист чыгыш ясый.

Линар Тәлгать билгеләп үткәнчә: “Безнең өчен бу зур фестивальдә катнашу - зур дәрәҗә, шулай ук ​​зур җаваплылык! Без биредә яраткан туган җиребезне танытабыз! Без бу  эшне үз оркестрыбызны, Башкорт халык уен коралларының киң мөмкинлекләрен, шулай ук ​ музыкасының төрлелеген күрсәтеп, хөрмәт белән эшләргә тиеш”.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстан Республикасының Халык уен кораллары милли оркестры чагыштырмача яшь ансамбль. Узган елның октябрендә ул 20 яшен билгеләп үтте. Бу вакыт эчендә оркестр республиканың гына түгел, ә Россиянең күп төбәкләренең, ерак һәм чит илләрнең тыңлаучыларының йөрәген яулап алды һәм илебезнең иң яхшы ансамбльләренең берсе булып үсеште.

Фестивальдә башкорт халык колориты академик, этник һәм заманча ракурста күрсәтелә. Башкортстан коллективы үзенең музыкасы аша күпмилләтле республиканың сәнгатен, бергә килешеп яшәүче халыкларның мәдәни тормышын таныта. Концерт зур уңыш белән үтте. Ул “Мәдәният” гомумдәүләт проектының уңышлы эшчәнлегенең  чагу үрнәге булып тора.

Концерт якташларны җыйды
Концерт якташларны җыйды
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас