

Республикада " Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" милли проекты ярдәмендә өч ел эчендә авылларга илтүче 40 юл яңартылды. Быел гына региональ һәм шәһәрара әһәмиятле юлларны яңарту өчен 18 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән, шул исәптән федераль бюджеттан 5 миллиард сумнан артык.
- Авыл җирләренең каты, югары сыйфатлы өслектәге юллар белән тоташуын тәэмин итү чараларын дәвам итү мөһим. Бу анда гомер итүче кешеләрнең уңайлы хәрәкәте, җирле һәм ярдәмче хуҗалыкларның тотрыклы үсеше өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирә, - диде Башкортстанның Транспорт һәм юл объектлары министры Александр Булушев.
Авыл торак пунктларына керү юлларын яңарту берьюлы берничә программа кысаларында алып барыла.
“Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” проектына караган ”Юллар челтәре” республика программасы ярдәмендә өч ел эчендә, Дүртөйле,Уфа, Кырмыскалы, Стәрлетамак, Мәчетле, Бүздәк һәм Яңавыл районнарындагы 25 торак пункт юллары яңартылган.
"Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасы нигезендә, федераль бюджет фондлары катнашлыгында, соңгы өч елда Балтач, Туймазы, Дәүләкән, Ярмәкәй районнарындагы торак пунктларга 15 керү урыны кулланылышка кертелгән.
Чыганак: Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы