

Шулай дип елмая Октябрьский шәһәрендә яшәүче хаклы ялдагы кешеләр һәм... рәхәтләнеп сәяхәткә юлланалар.
Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Туризм” милли проекты кысаларында тормышка ашырылучы “Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм” дип аталган проект социаль туризмны алга җибәрү максатында барлыкка килгән иде. Бүгенге көндә ул киң колач белән тормышка ашырыла һәм бик-бик күпләргә сәяхәттә булу куанычын бүләк итә. Мәсәлән, күптән түгел генә Октябрьскийда яшәүче 300дән артык кеше шушы проектта катнашкан.
Сәяхәткә юлланучылар Башкортстанның иң гүзәл һәм истәлекле урыннарында бер көнлек сәяхәттә була, моның өчен алар акча түләми. Быел туристлар төркеме “Бабай утары”нда, Уфада теплоходта, Гафури районының тарихи үзәгендә ял итеп кайтырга өлгергән.