Милли проектлар
16 сентябрь 2022, 04:46

Көтәргә озак калмаган

Шушы көннәрдә медицина корылмалары кайтарылачак.   

Иске Туймазы авылында яңа амбулаторияне төзү эшләре тәмамланып килә.

Яңа бинаны төзү ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Сәламәтлек” милли проекты ярдәмендә тормышка ашкан.

Тәүлегенә 75 кешене кабул итүгә исәпләнгән амбулатория Иске Туймазы халкыннан тыш, тагын дүрт авылда яшәүчеләрне кабул итәчәк.

Фельдшерлар яңа бина ачылуын түземсезлек белән көтә. Чөнки узган гасырның 70нче еллар ахырында төзелгән иске амбулатория заман таләпләренә җавап бирми.

Хәзер инде көтәргә озак калмаган. Бинаның эчке эшләрен тәмамлыйсы һәм тирә-якны тәртипкә китерәсе бар. Шушы көннәрдә медицина корылмаларын да кайтара башлаячаклар.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас