

Уфада “Эшкуарлар мәктәбе”ндә беренче 30 бизнесмын укып чыккан. Аларны “Минем бизнес” үзәге укыткан.
Шунысын билгеләргә кирәк, биредә бүген үз эшләрен алып барган эшкуарлар укыган. Аларга бушлай уку ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проекты кысаларында оештырылган.
Яшь эшкуарлар тәҗрибәле экспертлар белән бергә бүгенге базар шартларында бизнесны үстерү мәсьәләләрен караган, маркетинг, планлаштыру, көндәшлек көрәше темалары буенча фикерләре белән танышкан. Ахырда үз бизнесларын үстерүнең юл картасын төзегән.
“Эшкуарлар мәктәбе” үз эшләрен үстерү, киңәйтү яки башка юнәлеш буенча китәргә исәп тоткан бизнесменнар өчен ярдәмгә килә”, – ди эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.