Милли проектлар
16 сентябрь 2022, 04:32

Буш биналар булса

Эшкуарлар өчен һәр төр ярдәм мөһим.

vk.comvk.com
vk.com

Башкортстанда кече һәм урта эшкуарлык белән шөгыльләнүчеләр, шулай ук үзмәшгульләр буш торган 2 меңнән артык милек объектларын алала.

Бу ярдәм ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм” милли проекты кысаларында карала.

“Республика буенча эшкуарларга һәм үзмәшгульләргә 945 муниципаль милек һәм 81 дәүләт милке бирелде, – ди җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Гыйззәтуллин. – Башкортстанда әле кече һәм урта бизнеска, шулай ук үзмәшгульләргә бирү өчен 2 меңнән артык буш объект исәпләнә”.

Бизнесны үстерү өчен иң күп милек Октябрьский, Салават шәһәрләрендә, Архангель, Баймак, Бәләбәй районнарында теркәлгән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас