

“Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү” милли проекты кысаларында Стәрлетамакта “М-Робо” предприятиесе модернизациясе проекты тормышка ашырыла. Шушы көннәрдә Стәрлетамак шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары, бизнес-шериф Артур Әсәдуллин предприятиене барып күрде һәм аның эше белән танышты.
“М-Робо” – ЧПУ (числовое программное управление), мехатроника һәм робототехникалы югары технологияле станоклар уйлап чыгаручы һәм җитештерүче. Корылмалар 2014 елдан алып теркәлгән MROBO маркасы астында җитештерелә. Серияле рәвештә ЧПУ-лы 30дан артык югары технологияле станоклар чыгарыла.
Җитештерү цехлары 2000нән артык кв.м. мәйданда урнашкан, предприятиегә илтүче юллар бик уңайлы. Чыгарылган продукцияне җитештерер өчен югары технологияле корылмалар белән җиһазландырылган, төяү-бушату техникасы, транспорты бар.
Чыганак: sterlitamakadm.ru