

Архангель районы үзәгендәге стадионда футбол кыры, баскыч һәм тротуарны төзекләндерүнең беренче этабы тәмамланды. Бу эшләр “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының “Уңайлы шәһәр мохите тудыру” программасы кысаларында башкарылган. Программа шартларына ярашлы төзекләнңерү объектын халык үзе сайлаган.
Стадион төзелеше һәм аның тирә-ягын төзекләндерү быел апрельдә башланды. Кыр табигый газон белән эшләнгән. Яктырту системасы бар. Стадион уратып алынган. Кырга төшә торган битлектә 42 метрлык баскыч урнаштырганнар.
Алдагы елда объектта йөгерү өчен махсус юл һәм тротуар төзергә ниятлиләр.
Чыганак: bashinform.ru