Милли проектлар
13 сентябрь 2022, 06:04

“Үсеш ноктасы” эшен башлады

Кырмыскалы районының Сихонкино авылында бүген “Үсеш ноктасы” дип аталган фәнни-табиги һәм технологик юнәлештәге белем бирү үзәге ачылды.

“Үсеш ноктасы” эшен башлады“Үсеш ноктасы” эшен башлады
“Үсеш ноктасы” эшен башлады

   Кырмыскалы районының Сихонкино авылында бүген “Үсеш ноктасы” дип аталган фәнни-табиги һәм технологик юнәлештәге белем бирү үзәге ачылды.

   Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “ Мәгариф” милли проекты кысаларында тормышка ашырылган бу юнәлештәге эшләр тәүге карашка артык җитди дә түгел кебек, ләкин проектның максаты гади, аңлаешлы һәм файдалы.

   Кырмыскалының инде 15 мәктәбе соңгы 3 ел эчендә укытучылар балаларга кызыклы, фәһемле дәресләр бирә алсын өчен яңа корылмалар кабул итеп алды. Ышанабыз, Сихонкино мәктәбе дә районда һәм республикада иң яхшы белем учакларының берсенә әверелер.Әйткәндәй, шушы көннәрдә генә мәктәпнең мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт ясау федераль программасына кертелүе турында шатлыклы хәбәр килеп иреште. Шулай итеп, 2024 елда биредә күләмле ремонт эшләре үтәчәк.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас