

Туймазы районы Серафимовка авылындагы балалар музыка мәктәбе ремонттан соң үз ишекләрен ачты. В. Путин указы буенча тормышка ашырылучы “Мәдәният” милли проекты кысаларында бинаның түбәсе яңадан ябылды.
Бу уңайдан тәрбияләнүчеләрне, педагогларны һәм ата-аналарны БР мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина котлады.
Серафимовка балалар музыка мәктәбе 1958 елның гыйнварында оештырылган, ә бинасы 1969 елда төзелгән. 2003 елда янкорма төзелә.
- Иске бина яңасыннан бер метрга түбәнрәк иде. Кыш көне алар тоташкан урында кар җыелды, түбәдән су үтә иде. "Мәдәният" милли проектында катнашу уртак түбә ябарга мөмкинлек бирде. Моннан тыш, җәй көне хезмәткәрләр тырышлыгы белән сыйныфларда косметик ремонт ясады, - ди музыка мәктәбе директоры Владимир Ипполитов.