

Республиканың Краснокама районында “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының “Чистая вода” федераль проекты кысаларында Иске Каенлык һәм Яңа Каенлык авылларын су белән тәэмин итү өчен магистраль суүткәргеченең IV чираты төзелеше тәмамланып килә. Төзелеш-монтажлау эшләре графиктан алда бара. Объектны быел ноябрь ахырында сафка тапшырырга тиешләр.
–“Чиста су” проекты ярдәмендә республиканың күп кенә халкы үзәкләштерелгән суүткәргечләрдән чиста су эчә алу мөмкинлегенә ия. Бүгенге көндә мондый кешеләр саны авылда 88,2% тәшкил итсә, шәһәрлеләр арасында ул 96,3 процентка тигез. 2024 ел ахырына бу саннар 92,5% һәм 100% җиткереләчәк, – дип сөйләде Русия Төзелеш министрлыгының Проект дирекциясе җитәкчесе Динә Сафиуллина.
Чыганак: house.bashkortostan.ru