Милли проектлар
12 сентябрь 2022, 07:58

Проблемалы йортлар төзелеше тәмамлана

Уфаның Октябрь районында  урман хуҗалыгы техникумы һәм Энтузиастлар урамнары киселешендә “Сомострой” компаниясенең озак еллар дәвамында төзелгән йортлары төзелеше тәмамланып килә. БРның Төзелешне Өлешчеләр хокукларын яклау фонды төгәлли.  300ләп гаилә үз фатирларын көтә.

–Бүгенге көндә йортларның гомум әзерлеге 90 һәм 60 процент тәшкил итә. Төзелеш быел 4 кварталда тәмамланыр дип көтәбез, – ди төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артём Ковшов.

Әлеге вакытта төзелеш мәйданында 150дән артык эшче җәлеп ителгән.

“Альянс-строй” җәмгыяте генераль подрядчигының төзелеш начальнигы Хәбир Мостафин сүзләре буенча, йортларда инженер челтәрләре әзер. Җылылык системасы уңышлы обкатка үткән – ике йорт та җылылык сезоны башлануга әзер.

Ике йорт та  төзелешендә дә  “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты чыганаклары  да кулланыла.


Чыганак: building.bashkortostan.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас