Милли проектлар
12 сентябрь 2022, 05:31

Кабак бәйрәме күңелле үтте

Кабакны авыл халкы өченче икмәк дип атый һәм бу очраклы түгелдер.

Кабак бәйрәме күңелле үттеКабак бәйрәме күңелле үтте
Кабак бәйрәме күңелле үтте

Кырмыскалы районы Үтәгән авылында бик кызыклы чара үтте. Анда районнан гына түгел, республиканың төрле почмакларыннан кунаклар Кабак бәйрәменә җыелды.
Кабакны авыл халкы өченче икмәк дип атый һәм бу очраклы түгелдер. Бик туклыклы һәм файдалы ризык бит ул. Аны үстерүдә нәкъ Үтәгән авылы халкы зур уңышларга ирешә икән. Бәйрәм оештырып, алар шул хакта бәян итте.  
Чараны оештыру уе белән читтән туган җиренә кайтып төпләнгән Диләрә Кудайгулова 2019 елда ук яна башлаган. Нәкъ ул кабак яратучыларны бергә туплаган да инде. Алар арасында былтыр Уфада яшәүче Айрат Искәндәров та килеп кушылган. Оештыру эшләренә ул саллы өлеш керткән һәм бәйрәм көнне казан ашы пешерү серләре белән дә бүлешкән.

Кабак бәйрәменең түрендә, әлбәттә, кабак урын алды. Табынга бу көнне кабактан нәрсә пешереп була, барысы да пешереп куелды. Кабаклы ризыклар санын күреп, күпләр хәйран калгандыр. Боткалар, тутырылган кабаклар һәркемгә таныш, ә менә кабак кайнатмаларын, какларын, эчемлекләрен беренчегә күрүчеләр дә булды.
Мондый күркән чара җыр-биюсез үтә аламы соң? Владимир Путин указын торышка ашыручы “Мәдәният” милли проекты кысаларында сатып алынган мобиль клуб сәхнәсендә исә чын мәгънәсендә олы концерт булды. Тамашачыларга үзенең җырларын Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаров, “Аргымак” төркеме солисты Ринат Рамазанов һәм район мәдәният йорты артистлары бүләк итте.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас