Милли проектлар
12 сентябрь 2022, 08:01

“Хыялга юл” якты булачак

9 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Учалы районында “Учалы. Хыялга юл” иҗтимагый киңлек төзекләндерү проектын тормышка ашыру баршы белән танышты.

2020 елда шәһәр буасы ярын яңарту концепциясе Уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектлар бөтенрусия конкурсында җиңеп чыкты. Аны Башкортстан шәһәрләре үсеше институты, ISAEV architects архитектура бюросы һәм Учалы халкы белән берлектә җирле хакимият әзерләгән. Төп идея – шәһәрлеләр өчен су буенда уңайлы ял итү урыны булдыру.

Яр буенда күп функцияле павильон, балалар уен мәйданчыгы төзегәннәр. Сулык буенда ял итү һәм балык тоту,  пляж периметры  буйлап кич йөргәндә караңгы булмасын өчен яктырту системасы урнаштырганнар. Ятар, кояштан сакланыр өчен махсус урыннар, киенү-чишенү кабинкалары да корып куйганнар.

Проект Владимир Путинның 2018 елгы май указларына ярашлы булдырылган “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Чыганак: house.bashkortostan.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас