

“Мәдәният”милли проектының төп максатларының берсе — талантларны үстерү өчен мөмкинлекләрне киңәйтү, белем бирү учреждениеләрен (балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләрен) яңа уен кораллары, җиһазлар һәм уку материаллары белән тәэмин итү.
Быел “Мәдәният” милли проектының “Мәдәни мохит” федераль проекты кысаларында балалар сәнгать мәктәпләре һәм һөнәри белем бирү оешмалары исемлегенә Борай авылының балалар сәнгать мәктәбе дә кертелде. Матди-техник базаны яңартуга акча федераль, төбәк һәм урындагы бюджетлардан бүленеп бирелгән. Балалар сәнгать мәктәбенә яңа музыка кораллары, сәнгать һәм тавыш җиһазлары, яңа уңайлы һәм функциональ мебель, уку әдәбияты кайтарылды.
Тамаша залына уңайлы урындыклар урнаштырылган. Беренче тапкыр сәхнәдән «Н. Рубинштейн» рояле һәм баритон-саксофон яңгырады.