Милли проектлар
9 сентябрь 2022, 19:55

Учалыда зур мәктәп ачылачак

Учалыда зур мәктәп ачылачакУчалыда зур мәктәп ачылачак
Учалыда зур мәктәп ачылачак

9 сентябрьдә Учалыда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров 1225 урынлык мәктәп төзелеше барышы белән танышты. Объектны төзү 766 млн сумга төшәчәк. Шуның 641 миллионы федераль бюджеттан алына.

– «Мәгариф» милли проекты ярдәмендә без шундый зур мәктәп төзелешен тәмамлыйбыз, - ди Учалы районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Нурзидә Абдрахманова. – 18,3 мең кв. м мәйданлы дүрт катлы бинада актлар залы, ашханә, ике спорт залы бар. Димәк, физкультура дәресләрен без башлангыч һәм өлкән сыйныфларда бер үк вакытта үткәрә алачакбыз. Шулай ук инвентарь саклау өчен биналар, киенү-чишенү бүлмәләре, душ бүлмәләре, чаңгы саклау урыннары, медицина блогы да каралган. Балалар тренажерларда да шөгыльләнә алачак. Алар башлангыч сыйныф укучылары өчен яңа уен мәйданчыгы янында урнаштырылачак. Мәктәпнең спорт һәм балалар мәйданчыклары тулысынча җиһазландырылды, - ди җитәкче.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас