Милли проектлар
10 сентябрь 2022, 07:58

Раевка хастаханәсенә яңа электрокардиографлар кайтты

Алар йөрәк-кан тамырлары патологияләрен иртә ачыкларга ярдәм итәчәк. 

Раевка хастаханәсенә яңа электрокардиографлар кайттыРаевка хастаханәсенә яңа электрокардиографлар кайтты
Раевка хастаханәсенә яңа электрокардиографлар кайтты

Ил Президенты Владимир Путинның май указы белән барлыкка килгән «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Йөрәк – кан тамырлары авырулары белән көрәш» программасын тормышка ашыру максаты белән район үзәк хастаханәсе диагностика ясау өчен яңа электрокардиографик модульле системаларын алды.

Электрокардиографның төп максаты - йөрәк-кан тамырлары системасы торышын контрольдә тоту, йөрәк-кан тамырлары патологияләрен иртә ачыклауга ярдәм итү.

— Раевка үзәк район дәваханәсенә ун данә мониторинглауның электрокардиографик модульле системалары белән тәэмин иткәне өчен республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгына рәхмәт белдерәбез, - ди район дәваханәсенең баш табибы Венер Изикаев.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас