

Аскын районында " Кече һәм урта эшкуарлоыкка һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм итү" илкүләм проектын һәм “ Туризм кунакчыллык индустриясе” юнәлешен гамәлгә ашыру максатында «Аскын» глампингын рәсми ачу тантанасы узган. Бу проектны эшкуар Гүзәл һәм Емельяновлар тормышка ашырган. - Проектны тюбинг трассасы ачудан башладык, — дип белдергән Гүзәл Емельянова. - Аннары балалар өчен уен залы барлыкка килде . Кафе төзи башладык. Аннары өйләр һәм мунча урнаштыру идеясе килде. Эш шунда ки, Аскында кунакханәләр җитәрлек түгел. Гомумән алганда, глэмпинг безнең районда күпләп яуланган киңлек түгел. Әле «Аскын» глэмпингы — кунак йорты, мунча һәм мангал зонасыннан торган комплекс булса, якын киләчәктә биредә кафе эшли башлаячак, тагын өч комплект — мунча+ йорт + мангал зонасы барлыкка киләчәк. Гүзәл Рамил кызы биредә чан да урнаштырырга вәгъдә итә, анда елның теләсә кайсы вакытында җылы суда коену мөмкин булачак. Сүз уңаеннан, 6х2, 5 зурлыгындагы йортта барлык уңайлыклар да бар, су китерелгән. Өй чиста агачтан эшләнгән. Ул дүрт кешегә эшләнгән. Килүчеләрне уңайлы шартлар көтә. Киләчәктә йорт ике катлы булачак. Эшмәкәрләр максатларына тормышка ашыруга ике миллион сумнан артык акча тоткан. Баштарак бер миллион сумга якын акча салырга ниятләсәләр, соңрак төзелеш материаллары бәясе арткан. Туклануга килгәндә, әлегә килүчеләр үзләренә әзерли-кирәкле җиһазлар һәм савыт-саба бар. Еельяновлар аларга шашлык тәкъдим итә. Ләкин кафе төзелеп беткәч, иртәнге аш, төшке аш һәм кичке ашка заказны урында бирергә мөмкин булачак. Емельяновлар якын-тирә территорияне төзекләндерергә планлаштыра. Ландшафт дизайнына заказ бирергә исәплиләр. Волейбол ч , баскетбол, дартс уеннары өчен дә шартлар булачак. Тәүлек буе эшли торган җәйге кафе урын алачак. Якын арада пейнтбол мәйданы да булдырмакачылар. Емельяновлар вакыт узу белән үзләренең сайтын булдырырга да ниятли.
Чыганак:baltachtan.ru