

Кеше хокуклары якланырга тиеш!
Башкортстанда агымдагы елның гыйнвар – август айларында 1 602 алданган өлешченең хокуклары тергезелгән.
Ел башыннан проблемалы объектларның Бердәм реестрыннан (ЕРПО) республиканың 29 объекты алынган. Территорияләрне үстерү федераль фондының баш идарәче директоры Константин Тимофеев хәбәр итүенчә, Башкортстан ЕРПОдан проблемалы объектлар төшереп калдырылган төбәкләр бишлегенә керә.
- Республикада намуссыз төзүчеләр гамәлләреннән зыян күргән дольщикларның проблемалары берничә төрле ысул белән хәл ителә. Шуларның берсе – Территорияләрне үстерүнең федераль фондының йортларны төзеп бетерү яки гражданнарга компенсация түләү механизмнарын куллану. Моннан тыш, өлешчеләрнең хокуклары республика көче белән күләмле инвестицион проектлар кысаларында, яки төзүчене алыштырып, яисә шул ук төзүчеләр көче белән тергезелә, – диде төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов.
Әйткәндәй, 2022 ел башыннан алып 1,6 меңнән артык алданган өлешченең хокуклары тергезелгән. Территорияләрне үстерү федераль фонды белән эшләү нәтиҗәсендә 1 451 башкортстанлыга 4,9 млрд сум күләмендә акчалата компенсация түләнгән. 140тан артык өлешче үз фатирларын алган.
6 сентябрьдә узган атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтенә мондый төзелешләрнең графигын җентекле тикшереп барырга кушты.
– Русия Президенты Владимир Владимирович Путин 2023 елга алданган өлешчеләрнең хокукларын кайтарырга һәм бу проблеманы ахырынача хәл итәргә кушты, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.