

Бөренең яңа поликлиника бинасындагы Сәламәтлек үзәге ишекләрен ачты.
Биредә Башкорт дәүләт университетының биология һәм химия факультеты студентлары чирләрне алдан ачыклау һәм дәвалау үзенчәлекләре белән танышты.
Үзәк хезмәткәрләре аларга экскурсия оештырды, заманча корылмалар белән таныштырды.
Әйтергә кирәк, тәүлегенә 200 кешене кабул итүгә исәпләнгән яңа балалар поликлиникасын һәм 400 кешене кабул итәчәк өлкәннәр поликлиникасын төзү эшләре тәмамланды дияргә мөмкин.
Әлеге объект ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Сәламәтлек” милли проектына кертелгән.