Милли проектлар
3 Сентября 2022, 06:47

Законсыз чүплеклерне бетерү өчен акчалар бүленәчәк

Сүз федераль акчалар турында бара.

Руфина Таҗиева БашинформРуфина Таҗиева Башинформ
Фото:Руфина Таҗиева / Башинформ

Русия төбәкләренең дүрттән бер өлеше законсыз чүплекләрне бетерүгә акча алачак — бу максатларга  «Чиста ил» федераль проекты кысаларында  финанслау юллау  турындагы боерыкка премьер-министр Михаил Мишустин кул куйды.

2022 елда ук эш Русиянең 19 төбәгенең 29 шәһәрендә башланачак, алар арасында Башкортстан  да бар, дип хәбәр итә Министрлар кабинетының Матбугат хезмәте.

Нәтиҗәдә, 2024 ел ахырына илдә 483,6 га җир рекультивацияләнергә тиеш,  әлегә анда  чүплекләр урнашкан. Аларны бетерү 5,2 миллионнан артык кешенең тормыш сыйфатын яхшыртачак.

Автор:Руфина Таҗиева
Читайте нас