

Уфа юллары аз мобиль кешеләр өчен уңайлырак булачак. Моңа “Хәвефсез сыйфатлы юллар” милли проекты булышлык итәчәк. Быел җәяүлеләр машина юлы аша чыга торган 256 урында тротуарны җайлаганнар.
“Аз мобиль кешеләр – ул инвалидлар гына түгел. Алар рәтенә өлкән яшьтәге кешеләр дә, балалар да, йөкле хатыннар да керә. Җәмгысе халыкның өчтән беер өлеше була, - дип аңлата БР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев. -Ә инвалидлар республикада 300 меңнән артык”.
Әле эшчеләр Уфада җәяүлеләр чыга торган урыннарны җайлыйлар, тактиль плиткалар җәяләр, чикләүче коймалар коялар, җәяүлеләр өчен сигнал бирүче светофорлар, пандуслар урнаштыралар.