+28 °С
Болытлы


Быел яңа уку елын Бөре коррекцион интернат-мәктәбе укучылары яңартылган бинада каршылады. Бу учреждение Мәгарифне үстерү буенча федераль төзелеш программасына керде. Капиталь ремонтка федераль бюджеттан 8 547 267,40 сум акча бүлеп бирелде.
Интернат-мәктәп директоры Ирина Токарева сүзләренә караганда әлеге акчаларга бина коридорларын, ашханәне тулысынча ремонтлаганнар, җылыту системасын алмаштырганнар. Тагын 6 656 600 сумга башлангыч сыйныфларда җиһазлар тулысынча яңартылган, шахмат залы җиһазландырылган.