

Русия президенты Владимир Путин указы белән тормышка ашырылучы “Мдәният” милли проекты ярдәмендә күчмә мәдәният йорты- автоклуб сатып алынды.
Автоклуб концерт мәйданчыгына җиңел үзгәрә. Анда яктылык, тавыш һәм видеотехника бар. Анда теләсә нинди мәдәни чаралар, тамашалар үткәрергә мөмкин. Катнашырга кешесе генә булсын!
Аны паркларда, ял итү урыннарында, ачык җәйге һәм кышкы мәйданчыкларда кулланырга мөмкин.Сентябрьдә чаралар республиканың 10 муниципаль берәмлегендә: Аскын, Баймак, Дуван, Зилаер, Кырмыскалы, Караидел, Нуриман, Салават, Стәрлетамак, Тәтешле районнарында узачак.