Милли проектлар
1 сентябрь 2022, 05:43

Ял да итәргә кирәк!

Кичә, җәйнең соңгы көнендә, Аскында яшәүче һәм хаклы ялда булучы 13 кеше республиканың иң борынгы өязләренең берсе булган Бөре шәһәренә сәяхәткә барды.

Ял да итәргә кирәк!Ял да итәргә кирәк!
Ял да итәргә кирәк!

Кичә, җәйнең соңгы көнендә, Аскында яшәүче һәм хаклы ялда булучы 13 кеше республиканың иң борынгы өязләренең берсе булган Бөре шәһәренә сәяхәткә барды.

   “Демография” милли проекты кысаларында оештырылган бу сәяхәт вакытында алар шәһәр белән танышты, Бөренең тарихи музеенда һ.б. истәлекле урыннарда булды.

   Әйткәндәй, сәяхәткә баручы аскынлылар, әбәдтән башка берни өчен дә түләмәде. Болар барсы да “Башкортстанда озын гомерлеләр. Туризм” проектын тормышка ашыру кысаларында мөмкин булды. Туристлар әйтүенчә, алар бу проект хакында күптән ишетеп килгәннәр, чөнки телевизор һәм радио бу хакта еш сөйли. Ә бу көнгә планлаштырылган тур турында аларга танышлары сөйләгән булган.

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас