Милли проектлар
1 Сентября 2022, 07:10

Барсы да балалар өчен!

Бүген Салават шәһәрендә берьюлы ике бәйрәмне – Белем көнен һәм 1 санлы гимназиядә “Кванториум” балалар технопаркы ачылуны бәйрәм итәләр.

Барсы да балалар өчен!Барсы да балалар өчен!
Барсы да балалар өчен!

Бүген Салават шәһәрендә берьюлы ике бәйрәмне – Белем көнен һәм 1 санлы гимназиядә “Кванториум” балалар технопаркы ачылуны бәйрәм итәләр.

   Яңа технопарк 2013 елда “Русиянең иң яхшы мәктәбе” исемлегенә кертелгән 1 санлы гимназиядә урнашкан. “Мәгариф” милли проекты кысаларында ачылган “Кванториум” – яңа заманча белем бирү форматы, ул балаларның фәнни һәм иҗат мөмкинлекләрен ачуга зур булышлык күрсәтәчәк.

   Шәһәр казнасы исәбеннән кабинетларга капиталь ремонт ясалган, махсус мебель сатып алынган. Шулай ук биология, физика, информатика һ. б. кабинетларны да яңару эшләре көтә.

Фото: edu.gov.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас