

Стәрлетамакта күп функцияле компьютер томографы файдалануга тапшырылачак «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында Стәрлетамакның 1нче санлы шәһәр клиник хастаханәсендә заманча күп функцияле компьютер томографы файдалануга тапшырылачак.
Компьютер томографиясе - иң яхшы инвазив булмаган диагностик алымнарның берсе. Яңа медицина җиһазлары натив тикшеренүләр дә, эчке контраст тикшеренүләр дә үткәрергә мөмкинлек бирә: КТ-баш мие кан тамырларының ангиографиясе, муен һәм йөрәк, күкрәк һәм корсак куышлыгы органнарының, аяк-кулларның ангиографиясе. Яңа КТ-кабинетны файдалануга тапшыру нур диагностикасы бүлегенең һәм хастаханәнең диагностик потенциалын арттырачак. — Яңа компьютер томографы ярдәмендә пациентларны яхшылап тикшерергә, төрле чирләрне үз вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә, - дип сөйләде хастаханәнең баш табибы Андрей Палтусов.