

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Балтач хастаханәсе пациентны күзәтү гә билгеләнгән 14 данә электрокардиографик модуль системалары белән тәэмин ителгән. ЭКГ-модульләр ярдәмендә табиблар һәм фельдшерлар пациентны кабул итү вакытында ук кардиограмма төшерә һәм аны белгечләргә консультацияләр өчен җибәрә алачак. Пациентны карауны тизләтә бу.
-ЭКГ-модульләрне куллану йөрәк-кан тамырлары авыруларын диагностикалауда хаталарсыз башкарырга , гамәлдәге маршрутизация нигезендә пациентларны вакытында медицина эвакуациясен тәэмин итәргә, кардиоавыручыларга карата госпитальгә кадәрге этапта дәвалауда дөрес тактика сайларга мөмкинлек бирә,-ди үзәк район хастаханәсе баш врачы Салават Гыйльметдинов.
Моннан соң Балтач районының ерак авылларында яшәүче пациентлар да сыйфатлы тикшерү уза алачак.
Чыганак: baltachtan.ru