Милли проектлар
28 август 2022, 04:38

Киләчәкне уйлап

Юл буе сервисы ни хәлдә?

Киләчәкне уйлапКиләчәкне уйлап
Киләчәкне уйлап

Благовещен районының Удельно- Дуваней авылында "Эшкуарлык сәгате" форматында күчмә киңәшмә үтте.

«Кече бизнес һәм шәхси эшкуарлык инициативаларына ярдәм" гомумдәүләт проекты кысаларында Благовещен районы хакимияте башлыгы шул авылда күчмә киңәшмә уздырды. Удельно-Дуваней авылына 1647 елларда ук нигез салынган. Быел авыл 375-еллыгын билгели. Зур юл буена урнашкан Удельно-Дуваней юл сервисы өчен уңайлы урын. Киңәшмә барышында авыл хакимиятендәге биш эшкуар белән очраштылар. Бизнесны үстерү турында һәм борчыган мәсьәләрне ачыклау буенча сөйләшү булды.

Шул ук вакытта бизнесны үстерү өчен мәйданнарны киңәйтү, хуҗасыз мөлкәтне арендага алу, юл сервисы урыннарына өстәмә коммуникацияләр тоташтыру, авыл хуҗалыгы өчен җир участоклары һәм рекреация турында сөйләштеләр.

Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас