+21 °С
Болытлы


Мәсәгуть үзәк район дәваханәсенә биш электр кардиографы кайтарылган. Алар ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында сатып алынган.
Төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгыннан әйтүләренчә, мондый ЭКГ-модульләр ярдәмендә, ашыгыч ярдәм машинасында ук кардиограмма төшереп, консультация өчен аларны белгечләргә җибәрергә мөмкин.
Яңа электр кардиографлары уңайлы сумкаларга салынган. Аларны поликлиника табиблары да, стационарлардагы медицина хезмәткәрләре дә куллана ала.