

26-28 августта Стәрлетамакта “Сәүдәгәр 2.0” кунакчыллык фестивале үтә. Ул ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм” милли проекты кысаларында оештырыла.
Фестивальдә кәсепчелек ярминкәсе эшли. Анда шәһәрнең генә түгел, ә бар республика буенча осталар катнаша. Шулай ук ачык һавада “Сәүдәгәрләр шәһәре” интерактив музее да күпләрне үзенә җәлеп итә.
Бәйрәм мәйданында теләгән һәркем җырлы-бию уеннарда катнашырга, чәйханә зонасында сыйланырга мөмкин.
Ә бизнес-шерифлар өчен эшлекле программа әзерләнгән.