Милли проектлар
26 август 2022, 03:17

Авылга клуб кирәк

Ул халыкның күңел ачу өчен бердәнбер урыны дияргә була.  

Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шафыйкова Аскын районына эш сәфәре барышында Көбияз авылының яңа мәдәният учагы белән танышты.

Клуб “Кече Ватан мәдәнияте” программасында катнашкан. Федераль проект грантының гомум суммасы 3 миллион 766 мең сумга баскан.

“Ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Мәдәният” милли проекты кысаларында без ел саен 20ләгән мәдәният объектын яңартабыз. Ә “Кече Ватан мәдәнияте” программасы буенча 15 авыл клубының матди-техник базасы яңартыла. Көбияз авылы мәдәният йортының да матди-техник базасы тулысынча яңа сулыш алган. Биредә 6 түгәрәктә 83 кеше шөгыльләнә”, – дип бәян итте министр.

Аның әйтүенчә, октябрьдә “Мәдәният” милли проекты кысаларында Кашка авылында клуб ачылачак. “Әле анда капиталь ремонт эшләре бара. Коллегалар белән танышып чыктык”, – диде Әминә Шәфыйкова.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас