

Спорт һәм актив тормыш рәвеше салаватлыларда популярлык яулаган. Салават шәһәрендә“Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты буенча реконструкцияләнгән яр буендагы спорт мәйданнарына ел дәвамында сорау зур. Җәйнең һәр ямьле көнендә биредә футбол, волейбол уйнарга, велосипедта йөрергә җыелалар. Мәсәлән, яр буенда Физкультурачы көнен билгеләгәннәр. Бүген салаватлылар һәм шәһәр кунаклары “Җәй финишы” бәйрәменә җыелачак. Программада шәһәр музыкантлары, “МАРАФОН” төркеме концерты, балалар өчен сурәтләр конкурслары һәм башка күңел ачу чаралары көтелә.
Чыганак: bash.news