Милли проектлар
24 август 2022, 19:10

“Могҗизалар фәне”н өйрәнү тагы да кызыклырак булачак

Химия фәне җиңел булмаса да, дәрестә үткәргән төрле тәҗрибәләр бик кызыклы була торган иде. Монда махсус корылмалар, җиһазлар һәм реактивлар зур роль уйный.

Моны федераль дәрәҗәдә дә аңлыйлар. Шуңа барлык тиешле җиһазлар һәм әсбаплар белән  тәэмин итү “Мәгариф” милли проектының мөһим өлеше булып тора. Күптән түгел генә республиканың кайсыбер мәктәпләре эксперименталь тикшеренүләр өчен махсус җыелмалар алды. Мондый мөмкинлек хәзер Бекетово, Подлубово, Бозаяз, Иске Кыешкы, Сихонкино, Иске Муса авылларында белем алучыларда бар.

Нәкъ шушы мәктәпләрдә 1 сентябрьдә “Үсеш ноктасы” фәнни-табигый һәм технологик юнәлештәге мәгариф үзәкләре ачылачак.

Чыганак: bash.news

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас