

“Сәламәтлек саклау” милли проекты һәм аның нигезендәге “Сәламәтлек саклау системасында бердәм санлы контур булдыру” проекты кысаларында Республика клиник психиатрия дәваханәсе белгечләре соңгы арада еш телемедицина технологияләре куллана.
2021 елда психиатрия дәваханәсе белегчләре 105 телемедицина консультацияләре үткәргән. Агымдагы 7 айда аларның саны 85кә җиткән.
Телемедицина технологияләре ярдәмендә республика пациентлары В.М. Бехтерев исемендәге Психиатрия һәм неврология медицина-тикшеренү милли үзәге, В.П. Сербский исемендәге Психиатрия һәм наркология медицина-тикшеренү милли үзәге һәм илебезнең башка учреждениеләренең әйдәүче белгечләреннән квалификацияле консультацияләр ала ала.
Телемедицина – табиб консультацияләрен дистанцион рәвештә алыр өчен заманча технологияләр һәм телекоммуникацияләр чаралары куллану.
Авырулар тарихлары өйрәнелгән барлык видеоконференцияләр дә сакланылган элемтә каналлары аша үтә.
Чыганак: bash.news