

Августта шомырт пешә.
Августта шомырт чем-кара булып пешә. Бала чакта беренчегә тәмләп караган һәр кеше аның тәмен гомергә дә онытмыйдыр. Уйлап карасаң, чит илләрдән кайтарылган бер җимеш тә аның тәмен кабатлый алмый кебек. Бу куакның серле һәм шифалы яклары турында бик яхшы беләбезме?
Шомырт – урман санитары, дигән сүз йөри халык арасында. Һәм бу очраклы түгел. Шомырт чәчәкләренең һәм яфракларының исе фитонцид үзлеккә ия. Менә шул аны үзенчәлекле итә дә: зарарлы бөҗәкләрне һәм микробларны бетерү сәләте бар. Шуның өчен өйдә шомырт ботакларыннан чәчәк бәйләмнәре куярга кирәкми, чөнки фитонцидлар таркалу процессында синиль кислотасын аерып чыгара, ә ул кеше организмы өчен дә зарарлы.
Шомырт җимеше составына дубиль матдәләр, витаминнар – аскорбин кислотасы, рутин, антоцианнар, флавоноидлар, шикәр һәм эфир мае, фитонцид, гликозид кебек матдәләр, органик кислоталар – алма, лимон, синиль кислоталары, пектин керә. Моннан тыш ул С, Р витаминнары, тимер, магний, натрий, цинк, марганец кебек микро- һәм макроэлементлар чыганагы да булып тора.
Шомырт антибактериаль һәм укмаштыргыч сыйфатларга ия, шуңа күрә ул эчәк инфекцияләреннән бик эффектив чара булып санала һәм эчәклек эшен җайга сала. Әби-бабаларыбыз элек-электән шомыртны күңел болганганда, эч китүдән иң шифалы дару буларак файдаланган.
Моннан тыш ул теш сызлаганда, кан тамырларын чистарту өчен дә файдаланыла.
Шомырт төнәтмәсе белән чайкалган чәч ныгый.
Нерв системасына да уңай тәэсир итә: тынычландыра, мигрень вакытында булыша.
Шомырт төнәтмәсе белән конъюнктивит, стоматит, ангина, салкын тиюләрне дә дәвалыйлар.
Шулай ук кандагы холестеринны киметә, ялкынсынуга каршы тора, иммунитетны стимуллаштыра, капиллярларны ныгыта, металл тозларын организмнан чыгара, подагра, артрит, ревматизмны кисәтә.
Әмма бер искәрмә бар: 3 яшькә кадәрге балаларга, йөкле хатын-кызларга шомырт ашарга киңәш ителми.
Саклау һәм медицинада файдалану өчен, өлгергән җимешен дәвалану өчен июль-сентябрь айларында, кайрысын – иртә язда, чәчәген – майда һәм яфрагын җәй көне җыялар.
Шомыртны яңа өзеп алган килеш яисә шикәр белән болгатып ашарга, төнәтмәләр, кайнатмалар, салкынча эчемлекләр ясарга, киптерергә, туңдыргычта катырырга була. Шомырт агачының кайрысын тире-тукымаларны буяу өчен дә файдаланалар. Ул яшел һәм кызгылт-көрән тоннарны, ә җимеше кара-кызыл төсне бирә.
Аларны тәлгәшләре белән өзәләр, тиз генә кояшта яки 40- 60° температурада мичләрдә һәм киптергечләрдә киптерәләр, көймәсеннәр өчен, даими карап торалар. Киптергәч, тәлгәшләрне уалар, рәшәткәләргә салып, чиста җимешләрне саплардан һәм башка чүп-чардан аералар. Кайчак кайрысын алалар, аны теләсә нинди ысул белән киптерәләр. Киптерелгән шомырт чималы коры бинада 5 елга кадәр саклана ала.
Шомырттан ясалган каһвә
200 мл кайнар суга ике аш кашыгы шомырт оны һәм тәменчә шикәр комы кушып, кайнатып чыгарырга. Әзер эчемлеккә сөт яки каймак салырга була. Ә шомырт онын сатып алырга яисә мөстәкыйль әзерләргә мөмкин: моның өчен июль яки августта пешкән җиләкләрне җыярга, киптерергә һәм төше белән бергә кул тегермәнендә (яисә кофемолкада) порошок булганчы әйләндерергә.
Моңа карап, файдалы үзлекләре кимеми. Сүз уңаеннан, җимеш эчендәге төшләрдә амигдалин-синиль кислотасына әверелергә мөмкин булган матдә бар. Шуңа күрә шомыртны төшеннән башка ашарга киңәш итәләр.
Киңәшләр!
Эч китүдән: 100 грамм киптерелгән шомыртка 250 мл су салып, 15 минут кайнатабыз. Соңрак шуны уттан алып, суынырга куябыз. Бу төнәтмәне көненә ике тапкыр бер стакан күләмендә эчәргә кирәк.
Иммунитетны ныгыту өчен: 40 грамм шомырт яфрагына 400 мл су салып, ун минут кайнатабыз. Алга таба төнәтмәне уттан алып, суынырга куябыз. Аны көненә дүрт тапкыр 100 мл күләмендә эчәргә кирәк.
Фото: agrobase.ru