Милли проектлар
24 август 2022, 05:20

Артаул авылының 100 еллык юбилеен билгеләделәр

Бу көн – авылдашлар өчен  мөһим чара.

Артаул авылының 100 еллык юбилеен билгеләделәрАртаул авылының 100 еллык юбилеен билгеләделәр
Артаул авылының 100 еллык юбилеен билгеләделәр

20 августта  Артаул авылында яшәүчеләр авылның 100 еллык юбилеен билгеләп үттеләр. Тантаналы чаралар 1941-1945 елларда  Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә обелиск ачу белән башланып китте. Фронтка авылдан 39 кеше киткән, шуларның 12се Җиңү белән кайткан.  Чарага килгән кунаклар обелиск ачуның мөһимлеген билгеләп үттеләр.

Ә бу вакытта бәйрәм  тагын да җанланып китте. Авыл халкы һәм кунаклар көндәлек  һәм дөнья мәшәкатьләрен калдырып, авылның 100 еллык бәйрәменә җыелды. Авылдашларны һәм килгән кунакларны  рәсми вәкилләр котлады.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас