

Истәлекле чара, фәһемле эш булды.
Республикада узган экологик өмәләр атналыгында Башкортстан татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" оешмасы Миякә районы Туксанбай авылында, мәшһүр мәгьрифәтче Мифтахетдин Акмулла төбәгендә өмә үткәреп кайтты. Үзенә чакырып торган бу илаһи урын – Туксанбай авылы, Акмулла чишмәсе буйлары бөек мәгьрифәтченең эзләрен саклый, чишмәсенең саф салкын суы илһам бирә, дәрман өсти.
Өмәчеләр арасында изге гамәлгә әйдәүче Мифтахетдин Акмулла исемендәге премия лауреатлары: күренекле язучы, журналист Факил Морзакаев, Уфаның "Ихлас" мәхәлләсенең мәҗлес рәисе Мөхәммәт Галләм, мөхәррир, нәширә, тәрҗемәче, журналист Динә Морзакаеваларның булуы бу өмә сәфәрен аеруча зурлады. Сәхибҗамалчылар чишмә тирә-ягын чүп-үләннән тазартып, үз бакчаларыннан алып килгән иң матур чәчәкле гөлләр утыртканнан соң, Туксанбай авыл биләмәсе хәкимияте җитәкчесе тарафыннан оештырылган сый-хөрмәттән авыз итте.
Миякәнең асыл улларының берсе, Акмулла исемен мәңгеләштерү, аның иҗадын, биографиясен өйрәнүгә саллы өлеш кереткән билгеле язучы-публицист Фәнис Янышевның яңа чыккан "Акмуллага сөю мәңгелек" китабын "Сәхибҗамал"оешмасына бүләк итеп, өмәчеләрнең ихлас ниятенең изге булуын тагын раслады.
Чишмә буйларын яңгыратып җырлы сәлам калдырып, суларын күчтәнәчкә алып, өмәчеләр данлыклы Акмулла музеена юл алды. Монда мәшһүр мәгьрифәтченең тормышына кагылышлы киң мәгьлүмат, кызыклы экспонатлар тупланган. "Сәхибҗамал" оешмасы исеменнән оста куллы, моңлы күңелле Римма Нәби кызы Әминева үзе эшләгән мәчет макетын музейга истәлеккә бүләк итеп тапшырды. Музей алдында Мифтахетдин Акмуллага куелган бюст янында Мөхәммәт хәзрәт Галләм тарафыннан ихлас укылган догалар Акмулланың рухына барып ирешер.