Милли проектлар
23 август 2022, 06:10

Тәтешле дәваханәсенә - яңа электрокардиографлар

Милли проект рамкаларында кайтарылды.

БР Сәламәтлек саклау министрлыгыБР Сәламәтлек саклау министрлыгы
Фото:БР Сәламәтлек саклау министрлыгы

«Сәламәтлекне саклау» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Тәтешле район үзәк дәваханәсенә электрокардиографик модульле системалар алты данә исәбендә кайтарылды.

Телемедицина электрокардиографы (кардиологик регистратор) ЭКГ-тикшеренүләрне электрон почта буенча дистанцион тапшыру мөмкинлегенә ия. Теле-ЭКГ ярдәмендә табиблар кардиограмманы ашыгыч ярдәм машинасында ук төшерергә һәм аны белгечләргә консультацияләр өчен җибәрергә мөмкин. Бу миокард инфарктына һәм аңа кадәрге куркыныч халәтләргә шикләнгән очракта пациентларга квалификацияле медицина ярдәме күрсәтүне тизләтергә ярдәм итә. Шулай ук «пациентлар – тикшеренүләр» мәгълүматлар базасында цифрлы электрокардиографияләр язмаларын саклау, бер пациентның төрле язмаларын карау һәм анализлау мөмкинлеге бар.

Яңа электрокардиографлар-компактлы, сумкаларда йөртергә уңайлы. Аларны кабул итү һәм чакыруларда дәваханә табиблары да, шулай ук стационарда медиклар да куллана алачаклар.

-Дәваханәләрне заманча җиһазлар белән тәэмин итү - безнең пациентлар өчен бик мөһим. Хәзер пациентларны диагностикалау һәм дәвалау сыйфаты тагын да яхшырачак, - дип ассызыклады Тәтешле дәваханәсенең баш табибы Илгиз Шәңгәрәев.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас