

Башкортстанда геосинтетик материаллар җитештерү заводы «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнашты, дип хәбәр иттеләр республиканың икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрлыгында.
Башкортстанда «Полимак» җәмгыяте «Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проектын гамәлгә ашыруга кушылды.
«Полимак»ны исәпкә алып, илкүләм проектында Башкортстанның 140 предприятиесе катнаша. «Полимак» заводының геосинтетик материаллар җитештерү буенча 13 еллык тәҗрибәсе бар.
Моннан тыш, илкүләм проектта катнашу нәтиҗәсендә предприятие хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә төбәк компетенцияләр үзәге экспертларының методик ярдәменнән бушлай файдалана ала. Шулай ук илкүләм проектта катнашучы предприятиеләр өчен ташламалы кредит, төрле компенсацияләр рәвешендә берничә финанс ярдәм чарасы каралган.