Милли проектлар
22 август 2022, 07:06

Тырышларга юллар ачылсын

Үзебезнеке тәмлерәк булуына төшендерергә кирәкме?

Тырышларга юллар ачылсынТырышларга юллар ачылсын
Тырышларга юллар ачылсын

Үзебезнеке тәмлерәк булуына төшендерергә кирәкме?

Башкортстан бай төбәк. Җир асты да, җир өсте дә  – байлык. Безнең туфракка таяк тыксаң да чәчәк ата, җимеш бирә, үзе тәмле. Тик нигә соң без еллар дәвамында читтән китерелгән ризык-нигъмәтләргә, яшелчә-җимешкә төбәлеп, әзерне көтеп яшәдек? Күпме ятса да череми торган алмаларны тоннанлап аашадык...

Башкортстанда әлеге көнгә  10га якын җимеш питомнигы эшли. Анда ел саен  5дистәдән артык җиләк-җимеш төре, куаклы культуралар сортлары үрчетелә. Ә Бөре шәһәре – алма шәһәре буларак билгеле. Анда нинди генә төр алма юк? Бөре – борынгы бакчачылык шәһәре. Тарих буенча, анда XVII гасыр уртасында, шәһәргә нигез салынгач, алмагачлар утырта башлаганнар.

Әле Бөредә 100 төрле алма сорты үстерелә. Биредә шуның өчен “Бөре алмасы” фестивале үтә. Бүген дә бу бәйрәмне көтеп алалар.

“Башкортстанның алманы сәнәгать күләмендә үстерү мөмкинлеге бар, – дип белдерде «Башинформ»га республика авыл хуҗалыгы  министры Илшат Фазрахманов “Алма бәйрәме”ндә. – Чишмә районында 2020 елдан башлап интенсив төр бакчалар үстерү инвестиция проекты эшли. Ул 80 гектар мәйданны били. Биредә нәкъ әле беренче уңыш алына”.

Башкортстанда бакчачылыкка ярдәм күрсәтелә башлады. Бу мәсьәләгә багышланган беренче форум апрель аенда үтте. Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров бу максатка республика бюджетыннан 100 млн сум акча бүленү турында белдерде. Аның 50 млны электр белән тәэмин итүгә, 50 млны юлларны төзекләндерүгә юнәлтелә, диде.  Аннан тыш, Радий Фәрит улы, үз бакчаларында җитештерелгән җиләк-җимешне урамда сатучы апаларны кумаска кушты.  Муниципалитетларга вакытлы сәүдә нокталарын булдырырга кушты.

Бүген республикада 500 мең кеше бакча һәм дача участогы тота. Үзе үстергән белән сәүдә итү ирке бирелгән очракта, республикада “Кече бизнес һәм эшкуарлыкка ярдәм” гомумдәүләт проектын үстерү дә уңышлырак барыр иде. Эшләгән кешегә, тырышларга юл бирергә кирәк.

Фото: 

hrmny.ru

Тырышларга юллар ачылсын
Тырышларга юллар ачылсын
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас