

Яки бер хуҗалык җитештергән сөт ничә кешегә җитә?
Башкалабызны юбилей бәйрәме көтә. 27 август көнне, дип хәбәр итә шәһәр хакимияте, исәбе буенча унынчы “Сөт иле” фестивале узачак.
Бәйрәм Салават Юлаев мәйданында узачак. Гадәт буенча, бәйрәмгә килгән һәр кешене сөт белән сыйлаячаклар. Элекке елларда кунаклар үзенчәлекле рекорд куйган иде, бәйрәм мәйданында 60 мең стакан сәламләү сөте, ягъни, 12 тонна сөт эчкәннәр.
Бу көнне халык, мисал өчен, Чакмагыш районы “Байбулат” авыл хуҗалыгы кооперативы уңганнары бер тәүлеккә җитештергән сөтне эчеп бетерә яза, дигән сүз.
Сөт эчегез, иптәшләр! Сәламәт булырсыз. Үзебез җитештергән продукцияне куллану “Сәламәтлек” гомумдәүләт проектының уңышлы эшләвенә дә юл ачар.
Фото: cckrb.ru