Милли проектлар
22 август 2022, 07:21

Дагыстан осталары эшләрен күреп калыгыз!

Күргәзмә бик бай, әмма ул тиздән ябыла!  

Дагыстан осталары эшләрен күреп калыгыз!Дагыстан осталары эшләрен күреп калыгыз!
Дагыстан осталары эшләрен күреп калыгыз!

Күргәзмә бик бай, әмма ул тиздән ябыла!

 

 “Урал” халык  сәнгате галереясендә “Дагыстан осталары. Бабайлар бүләге”  художество осталары күргәзмәсе уза. Ул  “Мәдәният” гомумдәүләт проектын үз эченә алган, “Русия халыкларының мәдәни мирасы елы” кысаларында уза.

Экспозициядә милли киемнәр, комнан, агачтан һәм тимердән, чуеннан ясалган эшләнмәләр, келәмнәр һәм заманча сәнгать үрнәкләре куелган. Биредә бик борынгы әйберләр белән дә  танышып була. Алар арасында  ХV-XVIII гасырларда ясалганнары да бар. Экспозициягә кубачы, балхар, табасаран, унцукуль, гоцатлин, андийский осталары эшләре дә бар.

Чит җирләргә чыгып, башка халыклар мәдәнияты, тарихы белән танышу мөмкинлегең булса да, мондый җыелма эшләрне күреп бетермәвең ихтимал. Шуңа күрә, дуслар, бу күргәзмәне барып күрергә тәкъдим итәбез. Соңламагыз. Күргәзмә  29 августка  кадәр генә эшли

Дагыстан осталары эшләрен күреп калыгыз!
Дагыстан осталары эшләрен күреп калыгыз!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас