

Кайсы яктан зыян китеререгә белмиләр...
Ни генә кыланмый бу адәм балалары? Ягъни мәсәлән, Уфада чүп контейнерларын яндыру очраклары арта. Агымдагы елның алты аенда вандаллар китергән зыян 1,3 млн сумнан артып киткән. Алар тарафыннан 1.1 кубометр сыйдырышлы 60 пластик евроконтейнерга зыян китерелгән.
Оешмада бу хәлнең башка урыннарга контейнер урнаштыруның кичектерелеүенә китерүен әйтәләр. Ә эш В.Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында алып барыла.
Каты көнкүреш калдыкларын җыю контейнеры 15-20 мең сум тора. Зыян салган өчен штраф түләтәләр. Ә яндырган яки урлаган өчен Җинаять җәзасына тарттыралар.
Полиция вандалларны эзәрлекләү эшен активлаштырган.