Милли проектлар
18 август 2022, 19:42

1 миллион сум грант

Башкортстан эшкуарлары үзләренең ИТ-продуктларын яисә мәгълүмати-коммуникацион технологияләре өлкәсендәге хезмәтен алга этәрер өчен 1 миллион сумга кадәр грант ала ала. Бу хакта Русиянең мәгълүмати технологияләр үсеше фонды (РФРИТ) хәбәр итә.

–Дәүләт ярдәме бизнесны цифрлаштыруда зур роль уйный: эшкуарлар үз продуктларын эшли һәм тормышка ашыра ала, шул рәвешле  алар төбәкнең цифрлы үзгәрешләренә юл куя. РФРИТ грантларын ИТ-продуктлар эшләүче компанияләр ала ала, – диде БРның дәүләт идарәсе министры урынбасары Рәсүл Таипов.

“Цифрлы икътисад” милли проекты кысаларында каралган ярдәм чарасы белән ИТ-компанияләр, интернет-маркетинг буенча агентлыклар яисә реклама мәйданнары куллана ала. 

Чыганак: bash.news

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас