

Республика тышкы базарга азык-төлек товарлары һәм авыл хуҗалыгы чималы, химия сәнәгате продукцияләре һәм текстиль озата. Кытай, Казахстан, Латвия, Нидерландия, Беларусь, Һиндстан, Төркия, Финляндия, Польша һәм Үзбәкстан Башкортстан иң күп товар озаткан исемлектәге беренче ун ил арасына керә.
БР тышкы икътисади бәйләнешләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева белдерүенчә, дүрт илдә республика вәкиллеге ачылган, тиздән Кытай һәм Иранда вәкиллекләребез эшли башлаячак.
Ел ахырына кадәр республика делегациясе Төркия, Иран һәм Абхазиягә эшлекле сәфәр кылырга тиеш. Якын көннәрдә исә Үзбәкстанга барачаклар.
Төбәкнең экспорт юнәлешле эшләүче предприятиеләрен киңрәк таныту буенча тышкы икътисади элемтәләр министрлыгы "экспортерлар-импортерларга ярдәм күрсәтү пакеты"н әзерләгән. Ул үз чиратында "Халыкара кооперация һәм экспорт" милли проектының федераль чараларын тулыландыра.
Фото: Bash.News