Милли проектлар
18 август 2022, 03:58

"Авылпиадага 16 адым"

Дәүләкән районының Соколовка авылында "Авылпиадага 16 адым" проекты финалы үткән.

2021-2022елның "Авылпиадага 16 адым" проекты - ул Дәүләкән районының авыл халкы өчен социаль юнәлешле проекты.
Проектның төп максаты - сәламәт яшәү рәвеше алып барган район халкын берләштерү һәм район территориясен сәламәт гадәтләр һәм спорт традицияләре территориясе итү. Ул гражданнар җәмгыяте институтларын үстерү һәм социаль әһәмияткә ия булган проектларны гамәлгә ашыру буенча республика җитәкчесе грантлары бәйгесе җиңүчесе булып танылган.
Чараны авыл биләмәләре парады ачкан. Аңарда гаилә командалары, авыл мәдәният йортлары һәм китапханәләре хезмәтчәннәре, көярмәннәр катнашкан. Ярыш "Визит карточкасы" бәйгесеннән башланып киткән. Конкурс шартларына ярашлы, һәр гаилә үз командасын һәм девизын мөмкин кадәр кызыклы итеп таныштырган һәм җыр башкарган. Арытаба ярышларда катнашучылар ГТО нормативларын үтәү, йөгерү, шахмат-шашка викторинасы, скандинав йөрүе, дартс, сикерү, чаңгы узышлары, аркан тартышу буенча ярышкан. Авылпиадада катнашучылар көч, төгәллек, эрудиция, җитезлек, гаилә ныклыгын, команда рухын һ.б. сыйфатларны күрсәткән.
Чыганак: Дәүләкән районы хакимияте.

"Авылпиадага 16 адым"
"Авылпиадага 16 адым"
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас